Бәйрәм көнендә шәһәребездә Кекусинкай каратэ буенча республика беренчелеге узды. Ул Социалистик Хезмәт Герое Михаил Гринь истәлегенә багышланган иде. "Яшьлек" спорткомлексында барган ярышларга Әлмәт, Ульяновск, Азнакай, Туймазы һәм башка шәһәр спортчылары җыелды. Нәтиҗәдә, шәхси беренчелектә лениногорскилы Тимур Ризатдинов 14-15 яшьлек яшүсмерләр арасында беренче урын алды. Команда ярышларында бөгелмәлеләр җиңүче булды, Туймазы командасы - икенче, әлмәтлеләр өченче урында.