ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә,  Лениногорск районы  территориясендә 12 декабрь көнне аязучан болытлы, явымсыз көн булачак. Иртә белән кайбер урыннарда томан булуы мөмкин.

Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында да 10 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр "Снегоход" операциясе узачак.

10 декабрь көнне мэриядә утырышлар залында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Ялаков җитәкчелегендә ирекле халык дружиналарының бәйрәм вакытында дежурлыгын оештыру, транспорт чарасы бүлеп бирү һәм патруль графигын саклау сорауларына кагылышлы киңәшмә узды.

12 декабрь көнне Татарстан Росреестры килешүләрне дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Галина Гончарова ТНВ каналындагы "Здравствуйте" тапшыруының кунагы булачак.

60 меңнән артык документ Татарстан Кадастр палатасында ята, татарстанлылар документларын алмаганнар. “Ике ел эчендә шушы күләмгә җитте. Кайберләре “оныта” ахрысы, шунлыктан сату-алу килешүләре, бүләк итү документлары палатада үз хуҗаларын көтеп тора”, ди Татарстан Кадастр Палатасы директоры урынбасары Юлия Шпатилова.

Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, ел саен 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

Лениногорск муниципаль районы янгын күәтчелеге бүлеге электр җылыткычларын һәм мичләрне кулланганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Кыш айларында шәхси йортларда яшәүчеләр мич белән җылытуны, ә фатирда яшәүчеләр җылыткычларны актив куллана башлый.

13 декабрь көнне  8 сәгать 30  минутта  мэриянең утырышлар залында шәһәр һәм район Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе була.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Лениногорск, Зәй, Сарман, Әлмәт бүлеге 10 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр яңа ел бүләкләре сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча "кайнар линия" оештыра.

 

Түбән Тагил шәһәрендә 7-9 декабрь көннәрендә Россия кубогының 1,2 этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International