Лениногорскида ирекле халык дружиналарының киңәшмәсе узды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

10 декабрь көнне мэриядә утырышлар залында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Ялаков җитәкчелегендә ирекле халык дружиналарының бәйрәм вакытында дежурлыгын оештыру, транспорт чарасы бүлеп бирү һәм патруль графигын саклау сорауларына кагылышлы киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Лениногорск эчке эшләр бүлеге полиция начальнигы урынбасары Александр Алексеев, эчке эшләр бүлегенең җәмгыять тәртибен саклау юнәлеше инспекторы Ирина Милютина катнашты. Шулай ук предприятие-оешмалар чакырылган иде.

Киңәшмәдә яңа ел бәйрәмнәре вакытында сакны көчәйтү һәм дежурлык графигын төзү сораулары каралды, шәһәрдә Ленин исемендәге Үзәк мәйдан, "Юбилейный" паркы, үзәк шәһәр урамнарында аеруча тәртип саклау булырга тиешлеге әйтелде.

Шулай ук ирекле халык дружиналарының яңа кешеләренә таныклык бирү мәсьәләсе дә каралды. Киләсе елга бурычлар һәм планнар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International