Лениногорскилылар сак булыгыз: җылыткычлар һәм мичләр янгын китереп чыгарырга мөмкин

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Лениногорск муниципаль районы янгын күәтчелеге бүлеге электр җылыткычларын һәм мичләрне кулланганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Кыш айларында шәхси йортларда яшәүчеләр мич белән җылытуны, ә фатирда яшәүчеләр җылыткычларны актив куллана башлый.

 

Электрҗылыткычларны кулланганда кайбер кагыйдәләрне онытмаска:

-токка куелган  приборларны күзәтүчесез калдырмаска

- төзек розетка һәм рубильниклар кулланырга

- кулдан ясалган электрҗылыткычларны кулланмаска

- электр плитәсе һәм электр чәйнекләре янмый торган материал өстендә торырга тиеш.

 

Мичләрне файдаланганда:

- төтен юлларының төзек булуын тикшереп торырга

- мичтә ярыклар булмасын

- артык кызмасын өчен мичне көненә берничә тапкыр ягарга

- мичне кабызганда тиз янып китүчән чаралар кулланмаска

- мичне бары тик йорттагы олы кеше генә ягарга тиеш

Янгын чыга калса, "01", "112" телефоннарына шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International