Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, ел саен 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла.
Бу көнне Лениногорск шәһәр прокуратурасы да гражданнарны кабул итүне оештыра. Кабул итү вакыты: 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. Адресы: Лениногорск шәһәре, Шашин урамы, 3нче йорт.
Алдан язылу өчен телефон: 5-18-20.