60 меңнән артык документ Татарстан Кадастр палатасында ята, татарстанлылар документларын алмаганнар. “Ике ел эчендә шушы күләмгә җитте. Кайберләре “оныта” ахрысы, шунлыктан сату-алу килешүләре, бүләк итү документлары палатада үз хуҗаларын көтеп тора”, ди Татарстан Кадастр Палатасы директоры урынбасары Юлия Шпатилова.
Аның әйтүенчә, документларны архивтан алу һәркемгә дә җиңел, уңайлы түгел.
Кадастр исәбе, теркәү документларын кабул итү, тапшыру белән күпфункцияле үзәк шөгыльләнә, тик аларның архивы юк әлеге документларны сакларга. 30 көн саклана да, алар аннан хезмәт күрсәтүче органга тапшырыла.
Документларны Татарстан Кадастр палатасы архивында алырга була, ул Казанда, Кулагин урамы, 1нче йортта урнашкан.
Башта гариза бирүчегә бердәм МФЦ телефонына шалтыратырга: 8(843) 222-06-20 һәм документның архивтамы юкмы икәнен белешергә. Аннан 8(843) 533-12-61 телефонына шалтыратып, кайчан алырга икәнен сорарга.
Тулырак рус телендәге сайтта укыгыз.