ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген шәһәребезнең “Юбилейный” паркында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек турында сөйләштеләр.

 

12 декабрь көнне мэриядә, район башлыгы Рәгать Хөсәенов кабинетында халыкның ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга карата булган торак-коммуналь  бурычларны бетерүгә кагылышлы киңәшмә узды. Монда ТСЖ рәисләре, идарәче компанияләр, суд приставлары вәкилләре катнашты.

4 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр шәһәрнең 4нче мәктәбендә методик атналык узды. Ул “Башлангыч белем бирү белән мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү арасында күчүчәнлек” темасына багышланды.

 

Татарстанда "Үсеш локомотивлары" стратегик инициативалар конкурсы старт алды. Анда сәнәгать секторы, икътисад һәм идарә өлкәсендә 40 яшькә кадәрге профессионаллар, "Икътисад" һәм "Менеджмент" юнәлешләре буенча курсларны тәмамлаган студентлар катнаша ала.

 

Электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә күчү дәүләттән кешеләргә һәм дүләт власте органнарына куркынычсыз онлайн-идентификация булып тора.

Күптән түгел “Татнефть” “Рухият” фонды В. Спиваков Халыкара хәйрия фонды белән берлектә мәдәни-белем проекты уздырды. Ул Владимир Спиваков III Академия. Балалар-балаларга. Татарстан” дип аталды.

11 декабрь көнне 28нче балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен зональ семинар-практикум узды. Тәрбиячеләр Бөгелмә, Әлмәт, Азнакайдан килде һәм Лениногорск тәрбиячеләре катнашты.

 

Хөрмәтле Лениногорк районы халкы!

Сезне  Россия Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм.


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

12 декабрьдә  Лениногорск Мәшгульлек үзәге гражданнарны кабул итүне оештыра.

 

2018 елның 8 нче декабрендә Лениногорск шәһәрендә гаилә бәйрәмен билгеләп үтүче Вилдановлар гаиләсе өчен Мендельсон маршы яңгырады. Йосып улы Инзир белән Сәбирҗан кызы Нурсидә бала чактан ук бер-берсен белеп үсәләр. Еллар узган саен бала чак дуслыгы мәхәббәткә әверелә. Һәм 1963 елның 2 нче декабрендә алар беренче тапкыр бер-берсенә ир белән хатын сүзләрен әйтеп, Татарстан АССР Лениногорск районы Тимәш авылында никахларын рәсми рәвештә терки. Алар өч бала үстереп үзләренең гомер буена тупланган тормыш тәҗрибәләрен оныклары белән дә бүлешәләр.

Бүлек белгечләре юбилярларны чын күңелдән котлап юбилей таныклыгы тапшырды. Шулай ук юбилярлар Лениногорск районының гаилә бәйрәмен билгеләп үтүче парларның Почет кенәгәсенә имзаларын куйдылар.

Тантанага Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Рәфыйкова Гөлфирә Мәҗит кызы чакырылган иде. Ул Вилдановлар гаиләсенә нык сәламәтлек, гаилә бәхете теләп район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International