Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында да 10 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр "Снегоход" операциясе узачак.
Әлеге техниканы күпчелеге техник күзәтүдән башка гына файдалана, кайберләре документсыз да йөри. Гостехнадзор органы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр шул хакта сөйли.
Әлеге транспорт чарасын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны булдырмас өчен "Снегоход" операөиясе үткәрелә. Бу чорда ЮХИДИ, Гостехнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә рейдлар үткәреләчәк.
Тикшерү вакытында машинаны теркәү кагыйдәләрен саклауга, техник күзәтү узу-узмауга, йөртүченең тиешле таныклыгы булу-булмауга игътибар биреләчәк.
Гаеплеләргә карата тиешле чара күреләчәк