14 декабрь көнне шәһәрнең 10нчы мәктәбендә мәктәп китапханәчеләре өчен семинар узды. Ул "Мәктәп китапханәсе: традицияләр һәм инновацияләр бәйләнеше" темасы буенча булды.
"Ихлас" мәчетендә 2 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр мәктәп яшендәге малайлар өчен мәдәни-сәламәтләндерү чарасы узачак
19 декабрь көнне ТНВ телеканалының "Манзара" тапшыруында Татарстан Росреестры катнашачак.
Лениногорскиның 11нче гимназиясендә мәктәп һәм гаиләнең үзара эшчәнлеген ныгыту, гаиләне бердәм белем бирү системасына тарту максатыннан “Гаилә калейдоскобы” дигән ата-аналар шимбәсе традицион рәвештә уза.
Билгеле булганча, Яңа ел алдыннан күчемсез милек базарында сатып алучыларның активлыгы сизелә. Алар дача, йорт төзер өчен җир сатып ала һәм әйтергә кирәк, бәясе дә кулай була. Тик менә саклана торган зоналарда күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә кайбер таләпләрне үтәргә кирәк, ди Татарстан Росреестры.
Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә 19 декабрь көнне урыны белән томан булачак. Аязучан болытлы һава. Бераз кар явуы мөмкин.
Кичә мэриянең утырышлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов районның бизнес берләшмәсе белән очрашты.
22 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә "Юбилейный" паркында үзәк чыршы ачылачак.
Хөрмәтле Лениногорск районы ЗАГС хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы ярминкәсен әзерләү буенча оештыру комитетының утырышы узды. Анда Советлар һәм Башкарма комитетларның структур бүлекчәләре, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Иванчин, Дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.