Матур кәгазь кар бөртекләре яңа елга бик яхшы йорт бизәге булачак. Алар фатирда карлы, кышкы әкият атмосферасын тудырачак. Шулай ук кәгазьдән төрле формадагы кар бөртекләрен кисү белән шөгыльләнгәндә вакыт бик күңелле үтә, чөнки бу бик мавыктыргыч шөгыль. Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында хезмәт эше оештыручы Усманова А. Р. һәм психолог Девонина Т. А. тарафыннан "Кәгазьдән яңа елга кар бөртекләрен ясау буенча»осталык дәресе үткәрелде.
Фатир яки җир участогы, гараж сатып алганда сатып алучы нинди документлар кирәк икән дип баш вата. Хокукны рәсмиләштере өчен Росреестр порталындагы “Жизненные ситуации” сервисы ярдәмгә килә.
2019 елдан пенсия яше этаплап арта барачак. 2028 елга гомум пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь булачак.
14-16 декабрь көннәрендә Тулада грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ул Олимпия чемпионы Ш. Хисаметдинов призына 2002-2003, 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында үтте.
Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә 20 декабрь көнне урыны белән томан булачак. Аяз, салкын һава.
14 декабрьдә Казанда “Әкият” концертлар залында физик мөмкинлекләре чикле булган хатын-кызлар арасында "Татарстан энҗесе -2018" матурлык бәйгесенең финал өлеше узды.
Яңа ел бәйрәмнәрен фейерверклар һәм салютлардан башка күз алдына да китерүе кыен. Тик сыйфатсыз пиротехникадан үзеңне ничек сакларга? Әлеге уңайдан Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге лениногорскилыларга үз киңәшләрен бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башлыкларына һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр мәктәп автобусларының чираттагы партиясен алдылар, бу автобуслар мәктәп маршрутлары буенча укучыларны йөртәчәкләр.
18 декабрь көнне Әлмәттә "Балалар волнтерлыгы - юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренең актив формасы" региональ семинар-практикумы узды.
Лениногорск спортчысы, "JABBAR" клубы тәрбияләнүчесе Камил Газизов (7нче мәктәп укучысы) трнер Шагапова Ильгинар җиәкчелегендә Кудо буенча Идел буе федераль округының Беренчелегендә катнашты.