14 декабрь көнне шәһәрнең 10нчы мәктәбендә мәктәп китапханәчеләре өчен семинар узды. Ул "Мәктәп китапханәсе: традицияләр һәм инновацияләр бәйләнеше" темасы буенча булды.
Семинар барышында әдәби турнир, теоретик аспектлар буенча сораулар тәкъдим ителде. Мастер-класслар күрсәтелде.
Семинар катнашучылары семинарның әзерлек өлешенә уңай бәя бирделәр.