Саклана торган зонада күчемсез милек сатып алырга ярый, тик килешүдә күрсәтергә кирәк

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Билгеле булганча, Яңа ел алдыннан күчемсез милек базарында сатып алучыларның активлыгы сизелә. Алар дача, йорт төзер өчен җир сатып ала һәм әйтергә кирәк, бәясе дә кулай була. Тик менә саклана торган зоналарда күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә кайбер таләпләрне үтәргә кирәк, ди Татарстан Росреестры.

Саклана торган зоналар чигенә туры килгән җир участоклары законлы рәвештә сатыла да, бүләк тә итеп була. Тик саклана торган зонага керүче участок милекче файдаланганда бераз чикләүләр куя.

Саклана торган электр челтәрләре хуҗалыгында куркынычсыз эшләрне боза торган гамәлләр башкарырга ярамый. Шулай ук газ белән тәэмин итүче система объектлары урнашкан җирдә дә төзелеш алып барырга ярамый. Шулай итеп, саклана торган зонага керүче күчемсез милек объекты сатып алганда кайбер чикләүләр турында белергә кирәк.

Сатучы килешү төзегәндә сатып алучыга җир участогындагы чикләүләр турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Тулырак сайтның рус телендәге вариантында укыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International