Хөрмәтле шәһәр халкы! Шәһәр Башкарма комитеты боерыгы нигезендә, 18 декабрь көнне, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең Крупская урамы белән Ленинградская урамнары киселешендә вакытлыч юл ябыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында катнашты. Анда республикада юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл һәлакәтләре санын киметү һәм аларның нәтиҗәләре авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләләр каралды.
14 декабрь көнне Казанда “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узды. Анда иң яхшылар җыелып, нормативлар тапшырып, Татарстан Республикасының иң яхшы значок иясе өчен, беренче урын өчен ярышты.
Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә 18 декабрь көнне урыны белән иртән һәм төнлә томан булачак. Аязучан болытлы һава. Бераз кар явуы мөмкин.
Күптән түгел 2нче спорт мәктәбендә, шахмат мәктәбенең 39 еллыгына багышлап блицтурнир узды. Абсолют зачетта урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Атна саен дүшәмбе көнне уздырыла торган эшлекле киңәшмәдә бу атнада шәһәр һәм районның актуаль сораулары каралды. Анда предприятие-оешма җитәкчеләре, республика министрлыгының бүлекчә җитәкчеләре, хезмәт күрсәтүче оешмалар катнашты.
12 декабрь көнне Мәскәүнең Зураба Церетели сәнгать галереясында Нади Рушева исемендәге Халыкара балалар рәсем конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
12-14 декабрьдә Казанда нәфис гимнастика буенча ачык турнир узды. Анда шәһәрнең 1нче спорт мәктәбе гимнастлары да катнашты.
Юлларда исән-имин йөрү, балалар арасында юл травматизмын кисәтү максатыннан, Иске Писмән авыл мәдәният йортында балалар белән профилактик чара узды.
14 декабрь көнне “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара чәй көненә багышлап, “Рус халкының чәй эчү традициясе” чарасы узды.