Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы ярминкәсен әзерләү буенча оештыру комитетының утырышы узды. Анда Советлар һәм Башкарма комитетларның структур бүлекчәләре, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Иванчин, Дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.
Фикер алышулардан соң, 22 декабрь көнне шимбәдә шәһәрнең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак дигән карарга килделәр. ул яңа ел бәйрәмнәренә багышланачак.
Ярминкә иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана. Сәгать 10.00да бәйрәм концерты узачак.
Бу көнне авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре экологик яктан чиста продукт тәкъдим итәчәкләр.
Бәйрәмгә килүчеләргә кайнар чәй, пешкән камыр ризыкларыннан авыз итәргә мөмкинлек булачак.
Барлык лениногорскилыларны авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз.