ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновның котлавы

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле Лениногорск районы ЗАГС хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Бүгенге тормышны сезнең эшчәнлектән башка күз алдына китереп булмый. Сезгә төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итәләр. Шулардан бигрәк тә гаилә оешу һәм бала туу уңаеннан мөрәҗәгатьләр иң күңеллесе.

Сез гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә конституцион хокукларны яклап тәэмин итү буенча максатчан эш алып барасыз. Рухи, әхлакый пропаганда алып бару, гаилә кыйммәтләрен саклау буенча зур эш башкарасыз.

Тырыш хезмәтегез, һөнәргә тугрылылыгыз өчен, кешеләргә карата җылылык өләшкәнегез өчен рәхмәт сүзләре әйтәм.

Сезгә нык исәнлек, гаилә бәхете, тынычлык, уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International