Лениногорск көрәшчеләре Бөтенроссия ярышыннан җиңү белән кайтты

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

14-16 декабрь көннәрендә Тулада грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ул Олимпия чемпионы Ш. Хисаметдинов призына  2002-2003, 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында үтте.

Ярышларда Россиянең 20 субъектыннан спортчылар катнашты. Лениногорскидан 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре үзләрен яхшы яктан күрсәтте.

48 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә бронза приз иясе - Егор Илюхин (тренеры Руслан Лущиков, Азат Сафиуллин).

Айдар Низамов 38 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә 5нче урын алды (тренеры Владимир Майоров).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International