Лениногорскилылар «Татарстан энҗесе” республика конкурсында катнашты

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

14 декабрьдә Казанда “Әкият” концертлар залында  физик мөмкинлекләре  чикле булган  хатын-кызлар арасында  "Татарстан энҗесе -2018" матурлык бәйгесенең финал өлеше узды.

Быел Татарстанның 7 районыннан 10 хатын-кыз катнашты. Алар үз талантларын, көчле рухлы булуларын күрсәтте. Катнашучылар арасында Лениногорскидан вәкилләр – Виктория Юнысова белән Анна Вахрамеева бар иде.

Инвалид хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче "Татарстан энҗесе" оешмасы башлап җибәргән бәйге быел бишенче  тапкыр үткәрелде. Чара “Мәрхәмәт-Милосердие” Дәүләт Советының хатын-кызлар – депутатлар берләшмәсе ярдәмендә уздырыла.

Безнең район катнашучылары конкурска әзерләүдә булышканнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтле. Виктория Юнысова  «Ю»  телеканалыннан "Фотогеничная Жемчужина Татарстан 2018 " премиясе  һәм "Целеустремленная Жемчужина Татарстана 2018” номинация  алды.

Вахрамеева Анна «Грациозная Жемчужина Татарстана 2018» номинациясенә лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International