Фатир яки җир участогы, гараж сатып алганда сатып алучы нинди документлар кирәк икән дип баш вата. Хокукны рәсмиләштере өчен Росреестр порталындагы “Жизненные ситуации” сервисы ярдәмгә килә.
Әлеге сервис Росреестр сайтында (http://ls.rosreestr.ru/usecases.html) «Физическим лицам» и «Юридическим лицам», бүлегендә, аннан "Полезная информация" бүлекчәсендә урнашкан.
"Жизненные ситуации" сервисы ярдәмендә нинди документлар кирәк икәнлеге күрсәтелгән, конкрет ситуацияләргә аңлатма бирелгән.
Татарстан Росреестры гариза бирүчеләр игътибарына бердәм белешмә телефоныннан консультация алып булуын искәртә. Телефон: 8(800)100-34-34.