Тупланма пенсия өчен мөрәҗәгать итү яше шулай ук кала

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елдан пенсия яше этаплап арта барачак. 2028 елга гомум пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь булачак.

Шул вакытта тупланма пенсия формасында пенсия тупланмалары түләү хокукы сакланачак. Хатын-кызларга 55, ир-атларга 60 яшь тулгач, бер тапкыр түләнәчәк. Әгәр иминиятләштерү стаж һәм шәхси пенсия баллары җитсә генә, шул очракта түләнә.

2019 елда 10 ел иминиятләштерх стажы һәм  16,2 пенсия баллы кирәк булачак. Пенсиягә вакытыннан алда чыгучылар пенсия тупланмаларын алданрак алырга мөмкин. Аларга вакытынннан алда чыгарга мөмкинлек бирүче эштәге стаж җитә.

Исегезгә төшерәбез: пенсия тупланмалары 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнарда, ир-атларда 1953-1966 һәм хатын-кызларда 1957-1966 елгыларда формалаша.

Пенсия тупланмалары түләү өчен пенсия тупланмалары җыелган оешмага – Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International