ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

Мәдәният хезмәткәрләре көче, шәһәребезнең иҗат коллективлары белән әзерләнгән әлеге концертта халык, ретро һәм патриотик җырлар, эчтәлекле шигырьләр яңгырады. Берсеннән-берсе дәртле биюләр сәхнә күрке булды.

 Казанда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

«Батырлык атнасы» акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы ветераны белән берлектә 11нче гимназиянең полиция сыйныф укучылары белән Батырлык дәресе үткәрделәр.

2019 елның 21 февралендә, Халыкара туган тел көнен үткәрү кысаларында, “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Наталья Ташлинцева һәм Тамара Тимофеева тарафыннан «Шүрәле» әкиятен татар телендә театрализацияләү әзерләнде һәм үткәрелде. Әлеге чараның максаты туган тел, татар шигърияте һәм иҗатына кызыксыну уяту иде.

 23 февраль "Ватанны саклаучылар көне" буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә «Ватанның тугры бөркетләре» дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2019 елның 23 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә аязучан болытлы һава, бераз кар, төнлә урыны белән, көндез кайбер районнарда буран булачак.

  Россия Федерациясе Салым кодексының 32 статьясындагы 1 пунктының 10 подпункты нигезендә салым органнары салым түләүчеләргә (җыемнар түләүчеләргә, салым агентларына) аларның запрослары буенча салым, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентларны түләү бурычларын үтәү турында белешмә бирергә тиеш.

22 февральдә 04 сәгать 02 минутта Лениногорск районы, Сугышлы авылы, Гагарин урамында шәхси йортта янгын чыга.

23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм бай һәм данлы тарихка ия, батырлык, фидакарьлек, абруйлылык һәм намус символы булып тора.

21 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган «Халыкларның мозаикасы» дип исемләнгән китапханә дилижансы узды. Чарада катнашучылар - 12нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәмнең тарихы, рус, татар, мордва, чуаш халыкларының халык иҗаты әсәрләре белән таныштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International