Лениногорскида Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булды

2019 елның 22 феврале, җомга

Мәдәният хезмәткәрләре көче, шәһәребезнең иҗат коллективлары белән әзерләнгән әлеге концертта халык, ретро һәм патриотик җырлар, эчтәлекле шигырьләр яңгырады. Берсеннән-берсе дәртле биюләр сәхнә күрке булды.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җылы теләкләрен җиткерде. Килгән халык, ә аның, билгеле, күпчелеге ир-атлар иде, концертны бик яратып карадылар, сәхнәгә чыккан артистларны алкышларга күмделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International