Ватанны саклаучылар көне уңаеннан

2019 елның 22 феврале, җомга

 23 февраль "Ватанны саклаучылар көне" буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә «Ватанның тугры бөркетләре» дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар.

Кичәдә катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, рус һәм татар телләрендә хәрбиләр турында шигырьләр укыдылар, төрле викториналарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International