22 февральдә 04 сәгать 02 минутта Лениногорск районы, Сугышлы авылы, Гагарин урамында шәхси йортта янгын чыга.
4 сәгать 19 минутта янгын чыккан урынга Шөгер авылының аерым пост бүлеге килә. Йортны тулысынча ут каплап алган була, күрше корылмаларга янгын таралу куркынычы күзәтелә.
Янгын нәтиҗәсендә йорт өлешчә янып беткән, аның гомуми мәйданы - 76 кв. м.
Ике кеше - 1954 елгы хатын-кыз һәм 1976 елгы ир-ат һәлак булган.
Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән килеп чыкан, дип фаразлана.