Лениногорск «Исток-Башлангыч»ында туган тел көне

2019 елның 22 феврале, җомга

2019 елның 21 февралендә, Халыкара туган тел көнен үткәрү кысаларында, “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Наталья Ташлинцева һәм Тамара Тимофеева тарафыннан «Шүрәле» әкиятен татар телендә театрализацияләү әзерләнде һәм үткәрелде. Әлеге чараның максаты туган тел, татар шигърияте һәм иҗатына кызыксыну уяту иде.

Чара барышында катнашучылар татар әкиятенең тарихы, Габдулла Тукай поэзиясе белән таныштылар, шулай ук шигырьләр укыдылар, декорацияләр әзерләүдә актив катнаштылар.

Чараның кульминациясе булып «Шүрәле» әкиятен театрализацияләү булды, анда катнашучылар үзләре өчен гадәти булмаган рольгә керделәр.

 Барлык катнашучылар да грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International