Казанда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Лениногорск районы делегациясе составында 11 кеше иде, аны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк җитәкләде, Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең муниципаль штабы җитәкчесе Илья Мишин һәм башкалар катнашты.