Бүген Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә предприятие, оешма җитәкчеләре катнашында үткән планеркада район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында сүз барды.
"2019 елга гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасының төп чаралары планы” нигезендә, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр Баш идарәсенең эш төркеме җитәкчелегендә 2019 елның 1 мартында Лениногорск муниципаль районы территориясендә “Авария, һәлакәт һәм табигый бәла-казалар, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының Лениногорск звеносының идарә органнары һәм көчләре гамәлләре” темасына комплекслы укулар үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә агымдагы елның 28 февралендә «Хатын-кыз сәламәтлеге» темасына телефон линиясе үткәрү планлаштырыла.
«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 15-17 мартында Татарстан Республикасы авыл территорияләрендә яшьләр эшмәкәрлеген үстерүгә юнәлдерелгән Яшь эшмәкәр мәктәбен (алга таба – мәктәп) уздырырга планлаштыра.
“Логос” балалар һәм яшьләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәге психологлары 22 февраль көнне 2 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары арасында имтиханнарга әзерлек, үз-үзеңә ышанычны арттыру, имтихан тапшырганда үз көчләрен дөрес бүлү, стрессны киметү буенча дәрес үткәрделәр.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Лениногорскида аязучан болытлы һава, бераз кар. Көндез урыны белән буран.
"JABBAR" көрәш клубы спортчылары Назаров Алексей һәм Агамагомедов Җәмал 21-22 февраль көннәрендә Башкортстан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә узган панкратион буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелегендә бронза призерлары булдылар.
Районыбызның “Бәкер” шифаханәсе территориясендә авторалли-2019 узышы үтте. Республиканың көньяк-көнчыгышыннан автоузышчылар җыелды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнары белән торак төзелеше һәм социаль объектларны төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, өлешләп инвестицияләү вакытында гражданнар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган торак төзелешенең проблемалы объектларын төзеп бетерү, агросәнәгать комплексы, торак йортларда йорт эчендәге газ җиһазларын имин эксплуатацияләү һәм Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Кадерле Ватанны саклаучылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары!