Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә предприятие, оешма җитәкчеләре катнашында үткән планеркада район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында сүз барды.

Җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен булган проблемалар һәм планнар турында сөйләделәр.

Лениногорск районында йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү белән бәйле төп проблемалар турында «Лениногорскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе начальнигы Рафаэль Нуртдинов сөйләде.

Соңгы вакытта техник хезмәт күрсәтүдән баш тарту очраклары ешайган. Срогы чыккан газ җиһазларын алыштыру кирәклеге турындагы мәсьәлә кискен тора. 2018 елда республика территориясендә ис газы белән агулану белән бәйле 31 инцидент теркәлгән. Моның сәбәбе-газ приборларының нормаль эшләве өчен һава алмашының булмавы, дип билгеләп үтте ул.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов утырышта катнашучыларның игътибарын йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү, фатир эчендәге газ җиһазларына тиешле техник хезмәт күрсәтү, янгын куркынычсызлыгы, урамнарны, тротуарларны, ишегалды территорияләрен һәм йортларның түбәләрен кардан һәм боздан чистарту, чүп-чар чыгару, алимент түләүләре, күзәтүчесез хайваннарга карата күрелгән чараларга юнәлтте. Соңыннан җитәкчеләргә тиешле күрсәтмәләр бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International