Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклар! 2019 елның 1 мартында Лениногорскида комплекслы өйрәнүләр узачак

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

"2019 елга гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасының төп чаралары планы” нигезендә, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр Баш идарәсенең эш төркеме җитәкчелегендә 2019 елның 1 мартында Лениногорск муниципаль районы территориясендә  “Авария, һәлакәт һәм табигый бәла-казалар, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының Лениногорск звеносының идарә органнары һәм көчләре гамәлләре” темасына комплекслы укулар үткәрелә.

 

Өйрәтүнең максаты: Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасының Лениногорск звеносының идарә органнары һәм көчләренең гамәли күнекмәләрен камилләштерү.

Укуларга Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге, 11нче, 66нчы янгын сүндерү частьлары, 7 нче зональ эзләү-коткару отряды, коммуналь-техник хезмәтләр җәлеп ителә.

Гамәли чаралар түбәндәге адреслар буенча үткәреләчәк: Бөгелмә урамы буенча юл-транспорт һәлакәте һәм  “Лениногорск үзәк район хастаханәсе”нең  балалар стационар бүлегендә янгын.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International