ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2008 елның 25 декабрендәге "Коррупциягә каршы көрәш турында" 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә

“ Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” эш бирүчеләргә һөнәрләр белешмәсе дәүләт мәгълүмат ресурсын формалаштыру, алып бару һәм актуальләштерү кагыйдәләренең 7 пунктындагы а пунктчасын үтәү йөзеннән (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 18 маендагы 590 номерлы карары «һөнәрләр белешмәсе» дәүләт мәгълүмат ресурсын формалаштыру, алып бару һәм актуальләштерү турында), шулай ук 7.1.1. «Мәгариф» илкүләм проектының «Яшь профессионаллар» федераль проектын Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт базарында ихтыяҗ булган урта звено белгечләре һәм эшче һөнәрләре исемлеген актуальләштерү максатларында оешмалар арасында сораштыру үткәрүе турында хәбәр итә. 

Сезне “Дөрес килешү = Уңышлы бизнес”  практик семинарында катнашырга чакырабыз. Ул 5 мартта 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Әлмәт шәһәрендә Тимирязев ур., 20 адресы буенча ("Кванториум"балалар технопаркы) узачак.

2019 елның 22-24 февралендә Мәскәү шәһәрендә нәфис гимнастика буенча ачык турнир узды. Турнирда илнең барлык почмакларыннан 600 дән артык яшь гимнастлар катнашты. Лениногорск шәһәрен 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, тренерлары Сучкова О. А. һәм Емельянова Н. җитәкчелегендә тәкъдим иттеләр.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Социаль челтәрләрдә  1  марттан  икмәккә  бәяләр  күтәрелү  турында  төрле  фикерләр чыгуга һәм  массакүләм  мәгълүмат  чараларыннан  күпсанлы  үтенечләр  булуга  бәйле  рәвештә, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, икмәкнең  социаль төрләренә бәяләр  вәзгыятен  контрольдә  тота, дип белдерде.    

Лениногорск шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны Рөстәм Гариф улы Ялалтдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ял көннәрен барысы да төрлечә үткәрәләр, ә Мәдәният Сараеның "КАТАНА" клубының кече төркеме ял көннәрен чаңгыда йөреп үткәрделәр. Безгә шулай ук әти-әниләр дә кушылды. Сәламәт тәндә - сәламәт рух!

2019 елның 22-24 февралендә Лениногорск шәһәрендә «Татнефть» җәмгыяте, шәһәр администрациясе, «Лениногорск шәһәренең Теннис федерациясе» фондының спонсорлык ярдәме белән Теннис-холлда 13 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында «Ватанны саклаучылар көне» нә багышланган теннис буенча ТР ТВД турниры узды.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 25 февральдә көннең икенче яртысында, 2019 елның 26 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык көтелә.

019 елның 1 мартында бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе тәмамлануга бәйле рәвештә, 26 февральдә 8дән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International