Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәеновның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы

2019 елның 23 феврале, шимбә

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Кадерле Ватанны саклаучылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары!

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Тормышыбызда булган иң кыйммәтле нәрсәләр – тынычлык  һәм тотрыклылык, шуңа күрә Ватанны саклаучылар көне аеруча данлыклы тарихка ия. Барлык буын вәкилләре өчен бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек һәм намус символы булып тора.

Бүген без локаль конфликтлар ветераннарына, Кораллы Көчләр ветераннарына, запастагы рядовой һәм офицерларга рәхмәт белдерәбез.

Бу бәйрәм көнендә котлауларыбызны илебез азатлыгын яклап сугышта катнашканнарга, тылда хезмәт итүчеләргә һәм озак еллар туган якларыннан еракта хезмәт иткәннәргә адреслыйбыз.

Безнең өчен сез - ныклык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге. Хәрби хезмәттәгеләрнең авырлыкларын бүлешкән, алар өчен ышанычлы тыл булган туганнары һәм якыннарына аерым хөрмәтебезне җиткерәбез.

Россия Армиясе сафларында үзләренең гражданлык бурычларын үтәгән һәм хәзер илебез сагында торучы егетләр үсеп килүче буын өчен үрнәк, безнең өчен горурлык булып тора.

Һәр гаиләгә иминлек, бәхет, татулык һәм иминлек, ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдат һәм офицерларның уңышлы хезмәт итүен телим. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International