Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнары белән торак төзелеше һәм социаль объектларны төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, өлешләп инвестицияләү вакытында гражданнар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган торак төзелешенең проблемалы объектларын төзеп бетерү, агросәнәгать комплексы, торак йортларда йорт эчендәге газ җиһазларын имин эксплуатацияләү һәм Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Лениногорск шәһәре мэриясенең утырышлар залында видеоконференцэлемтә режимында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчеләре, район Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, оешмалары, хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.