2019 елның 22-24 февралендә Лениногорск шәһәрендә «Татнефть» җәмгыяте, шәһәр администрациясе, «Лениногорск шәһәренең Теннис федерациясе» фондының спонсорлык ярдәме белән Теннис-холлда 13 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында «Ватанны саклаучылар көне» нә багышланган теннис буенча ТР ТВД турниры узды.
Турнирда Россиянең төрле шәһәрләреннән: Казан, Уфа, Самара, Тольятти, Ижевск, Чистай, Туймазы, Менделеевск, Ульяновск, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән яшь спортчылар катнашты.
Турнирны ачу дустанә шартларда узды. Тантаналы ачылышта спорт корылмасы директоры Руслан Сәлимҗан улы Минһаҗев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
Егетләр арасында төп турнир:
1 урын: Фәхретдинов Камаль, Казан шәһәре
2 урын: Майоров Василий, Тольятти шәһәре
Кызлар арасында төп турнир:
1 урын: Шәфигуллина Камилә, Казан шәһәре
2 урын: Муллаҗанова Әминә, Менделеевск шәһәре