ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016-2021 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасын раслау турында” гы карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы»конкурслары үткәрә.

26 ноябрь көнне «Яшь гаилә» клубында «Ныклы гаилә» проекты кысаларында мәдәният сарае үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм аларның ата-аналары өчен «Әйләнә-тирәбездәге матурлык»темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Шәһәрдә чисталыкны һәм тәртипне саклау мәсьәләләре каралды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар һәм үзләренең югары актив тормыш позициясен күрсәттеләр.

2019 елның 26 нчы февралендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 100 нче баланың тууы актлар язуына теркәлде.

2019 елга Лениногорск муниципаль районында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык буенча Координация советының эш планы нигезендә, 2019 елның узган чорында Координация советының 4 утырышы үткәрелде, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: Лениногорск муниципаль районы предприятиеләрендә һәм оешмаларында җитештерү травматизмын кисәтү һәм сәбәпләре; хезмәтне саклау буенча конкурс һәм балалар рәсемнәре конкурсы үткәрү; 2019 елда Лениногорск муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык чараларын финанс белән тәэмин итү планы; предприятиедә хезмәтне саклау белән нәтиҗәле идарә итү системасын төзү турында.

Конференциядә партиянең төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советына сайлаулар үткәрү буенча вәкаләтле вәкил Игорь Сапко, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова, партия секретаре урынбасары Юрий Камалтынов, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев катнашты.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр өчен куркынычсызлык кагыйдәләре!

Россия Федерациясе Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча Федераль хезмәт җитәкчесе В. Л. Вуколова күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, 2019 елның 14 мартында 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Лениногорск шәһәрендә гражданнарны Әлмәт шәһәрендәге бүлек башлыгы - Татарстан Республикасында баш дәүләт хезмәт инспекторы Ф. Р. Хәернасов тарафыннан Россия Федерациясенең хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча кабул итү планлаштырыла.

26 февральдә 19.30 сәгатьтә “Россия 24” телеканалында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында программа чыгачак.

Кичә Лениногорск шәһәре Мәдәният сараенда Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Алисә Мамина «Огоньки» концерт программасы белән чыгыш ясады. Чарада шулай ук «Варвара» ансамбле дә катнашты.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 27 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International