Лениногорск шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны Рөстәм Гариф улы Ялалтдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул 1929 елның 25 февралендә Лениногорск районы Урдалы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Барысы да яхшы гына барганда,сугыш башлана. Ялалтдиновлар йортыннан беренче булып фронтка әтисе һәм өлкән абыйсы китә. Рөстәмгә ат караучы булып эшләргә туры килә. Мәктәпне тәмамлагач, Шөгер МТСына тракторчылар курсларына укырга китә. 1949 елда Рөстәм Гариф улын Совет Армиясе сафларына алалар.
Рөстәм Ялалтдиновның хезмәт биографиясе 1953 елның гыйнварында «Татбурнефть»трестының 3нче бораулау конторасында дизелчы һөнәреннән башлана. 1955 елда скважиналарны капиталь ремонтлау системасына күчә. «Бөгелмәнефть» нефть промысел идарәсенең, «Лениногорскнефть» НПУның цехларында эшли.
Лаеклы ялга чыккач, ул әле алты ел дәвамында, үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен яшь буынга тапшырып, эшләвен дәвам итә. Нәтиҗәдә, аның «Татнефть» системасында гомуми хезмәт стажы 39 ел тәшкил иткән, шуларның 37се – скважиналарны капиталь ремонтлауда.
Ветеран хатыны Талия Рәхим кызы белән 55 елдан артык бергә гомер итәләр. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.
Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, ТОС һәм предприятие вәкиле Рөстәм Гариф улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов юбилярга озын гомер һәм сәламәтлек теләп, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын тапшырды.