“ Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” эш бирүчеләргә һөнәрләр белешмәсе дәүләт мәгълүмат ресурсын формалаштыру, алып бару һәм актуальләштерү кагыйдәләренең 7 пунктындагы а пунктчасын үтәү йөзеннән (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 18 маендагы 590 номерлы карары «һөнәрләр белешмәсе» дәүләт мәгълүмат ресурсын формалаштыру, алып бару һәм актуальләштерү турында), шулай ук 7.1.1. «Мәгариф» илкүләм проектының «Яшь профессионаллар» федераль проектын Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт базарында ихтыяҗ булган урта звено белгечләре һәм эшче һөнәрләре исемлеген актуальләштерү максатларында оешмалар арасында сораштыру үткәрүе турында хәбәр итә.
Сораштыруның максаты- предприятиеләрнең (оешмаларның) ихтыяҗын канәгатьләндерүне тәэмин итү, һөнәри әзерлек сыйфатын күтәрү өчен кирәкле һәм яңа эшче, урта звено белгечләренең һөнәрләрен ачыклау.
Исемлекне актуальләштерү анкетасы түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://spravochnik.rosmintrud.ru/news/809.
Элемтә өчен мәгълүмат-Смирнова Евгения Владимировна, тел.8-495-587-8-89, доб.14-38.
Эш бирүчеләрне сораштыруда актив катнашырга чакырабыз.