Лениногорск гимнастлары Мәскәүдә узган турнирда чыгыш ясады

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

2019 елның 22-24 февралендә Мәскәү шәһәрендә нәфис гимнастика буенча ачык турнир узды. Турнирда илнең барлык почмакларыннан 600 дән артык яшь гимнастлар катнашты. Лениногорск шәһәрен 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, тренерлары Сучкова О. А. һәм Емельянова Н. җитәкчелегендә тәкъдим иттеләр.

 2012 елгы гимнасткалар арасында,  Арина Фатыйхова 1 урынны алды, 2008 елгы гимнасткалар арасында  Светлана Степанова 2 урынны яулады.     Беренче разрядлы программа буенча Алия Фәйзрахманова уңышлы чыгыш ясады һәм 5 урынны алды.

 Тренерларны, гимнастларны һәм аларның әти-әниләрен котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International