Һәр айның 15-25ендә ТКХ счетчиклары мәгълүматларын хәбәр итү башлана. Моны республика Дәүләт порталы аша эшләргә мөмкин.
Июль ахырында авыл халкын профилактик тикшерү өчен “мобиль поликлиника” эшкәртеп җибәрү планлаштырыла.
13 апрельдә Шөгер мәктәбендә авыл мәктәпләре укучылары арасында бадминтон ярышлары үтте. Анда 14 белем бирү учреждениесеннән 100дән артык укучы катнашты.
2019 нчы елның 18 нче апрелендә Лениногорск Мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе уздырачак. Ярминкә сәгать 10.00да башлана.
Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 17 апрельдә республика территориясендә урыны белән көчле җил, бозлавык булырга мөмкин.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле үзидарә көнен бәйрәм итүгә багышланган ГТРК «Татарстан»ның «Время местных Советов» телетапшыруына төшҗе. Анда шулай ук "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу үткәрелә торган индексацияләр нәтиҗәсендә өстәмә пенсиянең агымдагы күләменә һәм айлык акчалата түләүгә түгел, ә төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә торган пенсионерның гомуми түләүләренә билгеләнәчәк дигән сүз. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
Казанда "KAZAN OPEN" та ачык турнир узды. Безнең шәһәр командасы, "JABBAR" көрәш клубы Татарстан Республикасында, Safe combat бүлегендә, күп кенә танылган клублар һәм федерацияләр арасында гомумкоманда буенча мактаулы өченче урынны алды.
12-14 апрель көннәрендә Мәскәү шәһәрендә нәфис гимнастика буенча турнирыузды. Үзбәкстан, Пенза, Ростов на Дону, Казан, Мәскәү, Мәскәү һәм Лениногорск шәһәрләреннән 630 спортчы үз осталыкларын күрсәтте.
Кичә Казан ратушасының Колонналар залында «Татарстан Республикасы Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.