Июль ахырында авыл халкын профилактик тикшерү өчен “мобиль поликлиника” эшкәртеп җибәрү планлаштырыла.
Татарстан халкы мөрәҗәгатьләре буенча, “Бердәм Россия” партиясе ерак авылларда яшәүче халыкка пргофилактика үткәрү эшен оештыру инициативасы белән чыкты. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов хуплады.
Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәзер авыруны алдан билгеләргә ярдәм итүче маммограф һәм флюографлар булуын билгеләп үтте.
Алар республика районнарына «Здоровое будущее» һәм «День «Единой России» партия проектлары буенча җибәрелә.
Июлҗдә беренче «мобильная поликлиника» эшли башлаячак, августка дүртне эшләтеп җибәрү планлаштырыла.