Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «Время местных Советов» телетапшыруында катнашты

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле үзидарә көнен бәйрәм итүгә багышланган ГТРК «Татарстан»ның «Время местных Советов» телетапшыруына төшҗе. Анда шулай ук "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Программада катнашучылар ГТРК «Татарстан» директоры Фирдүс Гыймалетдинов белән очрашты. “Время местных Советов” 20 апрельдә 21:15 сәгатьтә «Россия 24» телеканалда эфирга чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International