Предприятие, оешма, шәһәр һәм район халкы игътибарына! 20 апрельдә район һәм шәһәрдә экологик өмә узачак.
Безнең шәһәрдә 2нче мәктәп геологик хәрәкәт мәйданчыгы булып тора. 12 апрельдә анда геологик музей ачылу тантанасы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, "Охтин-Ойл" җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Хөснетдинов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, ТНГ-ЛенГИС" җәмгыяте директоры Дамир Нурмөхәммәтов, шәһәр һәм район мәктәбе укучылары катнашты.
13 апрельдә Теннис Холлда "Әти, әни һәм мин -спорт гаиләсе" гаилә эстафетасы узды. Ул 4нче ТОС һәм Теннис Холл тарафыннан оештырылды.
Шимбә, 13 апрельдә лениногорскилылар "Тоталь диктант" яздылар. Ул 2нче мәктәп базасында үтте. Акөиядә катнашучыларның яшьләре төрле иде: иң яшенә 10 яшь, иң олысына 77 яшь иде. 2нче мәктәп, 5нче мәктәп һәм 12нче лицей укучылары, студентлар, "Лениногорскнефть" идарәсе яшьләре активлык күрсәтте.
12 апрельдә "Дари добро" оешмасы базасында "Оформление опекунства над недееспособным ребенком по достижении им 18 лет" темасына түгәрәк өстәл үтте. Әти-әниләр белән очрашуны Лениногорск муниципаль районның опека һәм попечительлек органнары, О.В. Назарчук җитәкчелегендә үткәрде. Пенсия фонды, социаль яклау, Почта банк вәкилләре катнашты.
12-13 апрельдә "Волга" яшьләр үзәгендә республика муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре органы җитәкчеләре өчен сессия үтте. Лениногорск районыннан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Айрат Хәбиров катнашты.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәргән "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр һәм райондагы актуаль мәсьәләләр каралды.
19 апрельдә гражданнарның сәламәтлекне саклау һәм медицина ярдәменә хокукларын саклау һәм әлеге сораулар буенча хокукый ярдәм күрсәтү максатында "кайнар линия" үткәреләчәк.
Лениногорск районы һәм шәһәре Ветераннар советы хәзер яңа адреска күчте: Ленниогорск шәһәре, Лермонтов урамы, 48нче йорт.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.