2019 нчы елның 18 нче апрелендә Лениногорск Мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе уздырачак. Ярминкә сәгать 10.00да башлана.
Мәшгульлек үзәге белгечләре һәм эш бирүчеләр сезне политехник колледж бинасында (Гагарин урамы, 31 йорт) көтә.
Чара барышында эш эзләүчеләр предприятие-оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән сөйләшеп, вакансияләр турында тулы мәгълүмат (эш графигы, эшнең төре, хезмәт хакы, хезмәткә куелган таләпләр) алу мөмкинлегенә ия.