Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов кабинетында 63нче май эстафетасы, Җиңү парады үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы үтте.
Якташыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәмәт Әхмәдиевич Хөсәенов 95 яшьлеген билгеләп үтте. Ул Урдалы авылында туган, 1941 елда фронтка алынган, Ленинградта блокада вакытында моряк булып хезмәт итә. 1947 елда туган авылына кайта. МТСта, аннары пенсиягә кадәр СУМРда эшли. Күп бүләкләргә ия булган ул.
Республика Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 18 апрельдә иаязучан болытлы, явым-төшемсез булачак.
Һава температурасы төнлә -4 -9, көндез +4 +9 градус булачак.
15 апрельдә аналог форматында барлык төп федераль каналларның тапшырулары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, Амур, Иваново, Кемерово, Киров, Кострома, Курган, Липецк, Новгород, Сахалин һәм Төмән өлкәләрендә, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес, Калмыкия, Мордовия, Ставрополь краенда, Удмуртия, Чуашстанда һәм Ямал-Ненец автономияле округында туктатылды. Бу төбәкләр быел җәй тулысы белән тәмамланачак аналог телевидениесен сүндерүнең икенче дулкына керде.
Шәһәребезнең төрле балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Тукай турында сөйләгәнне тыңлау белән бер рәттән, үзләре дә актив катнашалар.
Лениногорск балалар музыка мәктәбенең 65 еллыгы алдыннан «Серле сандык» - «Сундучок с секретом» дигән җыентык дөнья күрде. Фәридә Исхакова һәм Елена Зубленко тарафыннан 2004 елда ук башланган эш төгәлләнде
Коры үлән яндыру зур янгынга китерергә мөмкин. Язгы чорда җыештыру эшләре башлана, коры үлән яндырганда сак булыгыз, барлык кагыйдәләрне төгәл үтәгез, дип кисәтә Лениногорск янгын күзәтчелеге бүлеге. Йорт, дача тирәгездә янгын сүндерү өчен барлык кирәк-ярак булуын тәэмин итегез.
Лениногорск шәһәре мэриясенең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы рәислегегендә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясен санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Һәр айның 15-25ендә ТКХ счетчиклары мәгълүматларын хәбәр итү башлана. Моны республика Дәүләт порталы аша эшләргә мөмкин.
Июль ахырында авыл халкын профилактик тикшерү өчен “мобиль поликлиника” эшкәртеп җибәрү планлаштырыла.