Лениногорскиның территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре республика конкурсында җиңүче һәм призер булды

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Кичә Казан ратушасының Колонналар залында «Татарстан Республикасы Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы  җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.

«Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсына 156 гариза кергән, шул исәптән 6сы - Лениногорск территориаль иҗтимагый үзидарәсеннән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы 120 иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе билгеләнде. Алар арасында беренче урынны 13нче ТОС алды, аңа «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль үзидарәсе» исеме бирелде, дүртенче урынны – 9 нчы ТОС, бишенче урынны – 2 нче, 5 нче, 8 нче һәм 10 нчы номерлы ТОС алды

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International