Шәһәребезнең төрле балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Тукай турында сөйләгәнне тыңлау белән бер рәттән, үзләре дә актив катнашалар. Алар Тукайның яраткан әкият геройлары һәм библиоробот Робертино белән бергә шагыйрнең мавыктыргыч шигырь дөньясына сәяхәт ясыйлар, татар һәм рус телләрендә шигырьләрен укыйлар, викторина сорауларына җавап бирәләр.