Ветеранны 95-яшьлеге белән котладылар

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Якташыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәмәт Әхмәдиевич Хөсәенов 95 яшьлеген билгеләп үтте. Ул Урдалы авылында туган, 1941 елда фронтка алынган, Ленинградта блокада вакытында моряк булып хезмәт итә. 1947 елда туган авылына кайта. МТСта, аннары пенсиягә кадәр СУМРда эшли. Күп бүләкләргә ия булган ул. 

Хатыны белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклары, оныкчыклары бар. Ветеранны котларга гаиләсе, туганнары җыелган иде. Аны 9нчы ТОСтан котладылар, шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветеранга озын гомер теләде, бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International