Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов кабинетында 63нче май эстафетасы, Җиңү парады үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы үтте.
Киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, оештыру комитеты членнары катнашты.
Беренче сорау буенча Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Айрат Хәбиров чыгыш ясады. Ул җиңел атлетика эстафетасы, 1 май демонстрациясен үткәрү программасы белән таныштырды.
Шуннан соң оештыру комитеты членнары 9 майга бәйрәм программасын, “Үлемсез полк” акциясен үткәрү, май бәйрәмнәрендә җәмәгать куркынычсызлыгын оештыру чаралары турында фикер алыштылар.
Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашучыларның игътибарын алга куелган бурычларны үтәүгә юнәлдерде.