Лениногорск шәһәре мэриясенең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы рәислегегендә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясен санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә структур бүлекчәләр, хокук саклау органнары, авыл хуҗалыгы оешмалары, банклар, коммерцияле булмаган оешмалар, нефть промышленносте предприятиеләре, промышленность предприятиеләре, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, транспорт предприятиеләре, төзелеш оешмалары һәм сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт һәм мәдәният учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Гомумшәһәр экологик икеайлыгын үткәрү мәсьәләсе буенча доклад белән Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Лениногорск муниципаль районында торак пункт территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Лениногорск муниципаль районы Башлыгы боерыгы белән 20 һәм 27 апрельдә гомумрайон шимбә өмәләре үтәчәк, бердәм санитар көн итеп – сишәмбе билгеләнде.
Икеайлык чорында “БиО” җәмгыяте каты көнкүреш калдыклары полигонына бушлай калдыкларны кабул итә. “ЦИР ЖКХ и С” АҖ идарәче компанияләр белән берлектә йорт яны территорияләрен кышкы чорда җыелган чүп-чардан җыюны оештыра. Шулай ук санитар-экологик икеайлык чорында яшел үсентеләрне дефектацияләү һәм квартал эчендәге территорияләрдә агачлар (куаклар) утырту, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, кече архитектура формаларын ремонтлау һәм буяу эшләре башкарылачак.
"НордПром" ьщмгыяте паркларны җыештыру, эскәмияләрне ремонтлау һәм буяу эшләрен башкара, фонтанны эшләтеп җибәрүгә әзерли.
22 апрельдән 26 апрельгә кадәр шәһәр урамнарын юдырту башланачак.
“Һәр җитәкче алдында төп бурыч – үз коллективларының беркетелгән территорияләрне җыештыруда катнашуын тәэмин итү, тәртип урнаштыру һәм чүп-чарны вакытында чыгаруны оештыру”, -дип билгеләп үтте район башлыгы Рәгать Хөсәенов.
Лениногорск районында гомумрайон өмәсе 2019 елның 20 апрелендә узачак. Лениногорскилыларны әлеге чарада катнашырга чакырабыз.