22 август көнне Лениногорск муниципаль районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Сәламәт балалар – гомуми эш» проектын тормышка ашыру кысаларында 3 нче патронирлау участогында яшәүче балигъ булмаганнар өчен мультфильм карау оештырды.
"Юбилейный" паркында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында бәйрәм үтте. Шәһәр һәм район мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга керергә җыенучы 150 балага портфельләр тапшырылды.
Районыбызның шәһәр һәм авыл китапханәләрендә Россия флагы көненә багышланган патриотик һәм тарихи сәгатьләр, акцияләр, әңгәмәләр һәм әдәби күзәтүләр уздырылды.
Ел саен, 22 августта россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. "Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлары бу көнне төрле чаралар үткәрделәр. Лениногорск халкына һәм кунакларга триколор тасмалар, бәйрәм тарихы белән буклетлар һәм изге теләкләр тапшырылды.
22 августта Кошевой урамындагы 30 нчы йорт янында тагын бер универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.
22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россиянең барлык төбәкләрендә тантаналы бәйрәм чаралары, концертлар уза.
22 августта Лениногорскида яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнендә «Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» МКУ белгечләре «Форпост» һәм «Логос» үзәкләре активистлары белән бергә «триколор" тасмалары тараттылар.
Лениногорскида гражданнарның үзмәшгульлеге мәсьәләсе буенча очрашулар дәвам итә: шушы көннәрдә Лениногорск үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре һәм муниципаль районның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмәләр узды.
Республика Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары буенча территориаль бүлеге “кайнар линия” оештыра.