Районыбызның шәһәр һәм авыл китапханәләрендә Россия флагы көненә багышланган патриотик һәм тарихи сәгатьләр, акцияләр, әңгәмәләр һәм әдәби күзәтүләр уздырылды.
Чараларда катнашучылар Россия символлары турында мәгълүмат алдылар, китаплар карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, Ватан турында шигырьләр укыдылар.