22 август көнне Лениногорск муниципаль районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Сәламәт балалар – гомуми эш» проектын тормышка ашыру кысаларында 3 нче патронирлау участогында яшәүче балигъ булмаганнар өчен мультфильм карау оештырды.
Очрашуның максаты: балаларда сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга ярдәм итү. Мультфильм карауда сигез социаль хезмәт алучы катнашты. Мультфильм эпизодлары яшь тамашачыларга тәмәке куллануның төрле тискәре нәтиҗәләре турында хәбәр итә: пассив тәмәке тарту, тешләр җимерелү, үпкәләр өчен, кан тамырлары өчен, кеше кыяфәте өчен тәмәке тартуның зыяны турында аңлата.
-Мин мультфильмны кызыксынып карадым, сәламәтлекне сакларга кирәклеген аңладым, - диде катнашучыларның берсе.